Әлмәт таңнары

ВИЧ-инфекция йоктыруда гаепләп буып үтергән

Әлмәт районында яшәүче 41 яшьлек ир үзенең өйдәшен үтергән. Гаепләнүче элек тә хөкем ителгән булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Әлеге  вакыйга апрель аенда Акташ елгасы ярында була. Ир исерек килеш  32 яшьлек өйдәше булган хатын-кыз белән талашкан була. Ир аны ВИЧ-инфекция йоктыруда гаепли. Конфликтның кызган чагында ул зыян күрүчене сумкасыннан каешы белән буып үтерә.

Реклама

 «Суд гаепле кешене махсус режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, 11 елга ирегеннән мәхрүм иткән», – дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: