Әлмәт таңнары

Вейплар өчен салым түлисе

РФ Дәүләт Думасы электрон тәмәке һәм вейпларга салым турында закон кабул итте.

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

2020 елда электрон тәмәкенең һәм тәмәкене җылыту системаларының барлык төрләре өчен салым 50 сум тәшкил итәчәк.

 2021 елда ул 52 сумга, ә 2022 елда — 54 сумга кадәр җитәчәк.

 2020 елда составында 0,1 мг/мл никотин булган сыеклыкка салым — 13 сум, 2021 елда —14 сум һәм 2022 елда 1 мл өчен  — 15 сум түләячәкләр. Бу хакта https://www.kommersant.ru хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: