Әлмәт таңнары

Узган тәүлектә әлмәтлеләр мошенниклар хисабына 260 мең сумнан артык акча күчергән

Узган тәүлектә мошенниклар әлмәтлеләрнең банк карталарыннан 260 мең сумнан артык акча үзләштергән.

Алар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштыра һәм  банк картасындагы акчаларны  саклап калырга тәкъдим иткән. Операцияне гамәлдән чыгару өчен, әңгәмәдәшләр СМС-га кергән раслау кодын яңгыратуны сораган. Зыян күрүчеләр таләп ителгән мәгълүматны атауга, аларның хисап счетларындагы акча мошенникларга күчерелгән.

44 яшьлек мөрәҗәгать итүченене мошенниклар займ рәсмиләштерергә мәҗбүр иткәннәр. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ханымга таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте белгече дип таныштыра һәм аның исеменә караклар кредит рәсмиләштерүен әйтә. Мошенник зыян күрүчегә операцияне гамәлдән чыгарырга ярамый, бердәнбер коткару - банкка барырга һәм әлеге кредитны үз өстенә алырга кирәк дип аңлата . Сөйләшү барышында ул акчаны янга калдыру өчен

барлык акчаларны банк тарафыннан махсус аның өчен ачылган шәхси резерв счетына күчерергә тәкъдим итә. Мөрәҗәгать итүче шунда ук булган 6000 сумны күчерә  һәм банкка китте. Кредит рәсмиләштереп, акчамны кулга алган зыян күрүче аларны шунда ук резерв хисабына күчерә.  Нәтиҗәдә, ул 155 400 сум акчадан колак кага.

Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре алып барыла.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: