Әлмәт таңнары

Уңышсыз табылдык...

Әлмәт шәһәре суды чит кешенең банк картасы белән исәп-хисап гамәлләре башкарган 37 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды.

Ачыкланганча, 2018 елның 31 декабрендә җәмәгать транспорты тукталышында ул Россия Федерациясе гражданины паспортын табып ала. Паспорт эчендә исә банк картасы да була.  Шуннан соң ул әлеге мөмкинлектән файдаланып,  кебетләрдә алган товарларга бу карта ярдәмендә исәп- хисап ясый.  Шулай ул картадагы 71 мең сумга якын акчаны сарыф итә.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаятьчегә 8 айга  каты режимлы колониягә хөкем итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Фото:http://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: