Әлмәт таңнары

Әлмәттә кыйналган ир-атны тапканнар

Шимбә төнендә медицина хезмәткәрләре Киров урамындагы16 нчы йорт янында кыйналган бер ир-атны табып алалар.

Җирле предприятиеләрнең берсендә эшләүче 32 яшьлек эшче исерек булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Аның баш мие каты җәрәхәтләр алган  булган.

Полиция хезмәткәрләре урамда урнашкан  видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнеп һәм шаһитлардан сорашып, шикләнелүченең шәхесен ачыклый. Аны кайнар эздән тоткарлыйлар. 21 яшьлек егет  талашып киткән  вакытында ирне кыйнавын хәбәр итә.  Егет үзе дә исерек була.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: