Әлмәт таңнары

"Урал атучысы" бер елдан соң тотылды

Былтыр җәй бер тау битендә ике кызны атып үтергәннәр иде.

Бу хәл Екатеринбургны гына түгел, бөтен илне тетрәндерде.
Соңыннан пәйда булган видеодан күренүенчә, кызлар пицца ашап утырганда алар янына башына фонарь элгән бер ир килә һәм 40 минутлап сөйләшеп тора. Аннары мылтыгын алып, кызларны атып үтерә дә тыныч кына китеп бара.

Кызганычка каршы, кадрлар буенча ирне танырга мөмкин булмый. Аны ел ярым эзлиләр. Ике мең кешедән сорау алганнар. Һәм, ниһаять, 34 яшьлек Алексей кулга алынган. Ул кызларны үтерергә бернинди сәбәп булмавын һәм психиатрда исәптә торуын әйтә.

Күршеләре аны тыныч холыклы кеше буларак тасвирлый.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: