Әлмәт таңнары

Унбер илдән килгән волонтерлар Болгарда археологик казу эшләре алып барачак

21 июльдән 2 августка кадәр Болгар тарих-археология комплексында «Болгарның Бөтендөнья мирасы волонтерлары» лагере узачак.

Россиянең 11 иленнән, Бангладеш, Германия, Испания, Канада һәм башка илләр студентлары һәм яшь археологлар 21 июльдән 2 августка кадәр узачак «Болгарның Бөтендөнья мирасы волонтерлары» өченче халыкара лагеренда катнашачак. Бу хакта чараны оештыру комитетында хәбәр иттеләр.

«Проект волонтерларга артефактлар белән ниләр эшләнүе, аларның бөтен юлын электрон каталог аша күзәтеп бару мөмкинлеге турында тулы күзаллау бирү бурычын куя», - дип сөйләде проект җитәкчесе Нәргиз Айтуганова.

18-30 яшьлек утыз катнашучы 3 төркемгә бүленә, аларның һәркайсы археологик казу, археологик коллекцияләр, мирасны интерпретацияләү (видеороликлар төшерү) юнәлешләре буенча эшләячәк. Барлык эшләр Болгар тарих-археология комплексы территориясендә узачак.

Моннан тыш, катнашучылар Казанның тарихи үзәге, Болгар цивилизациясе музее буенча төрле экскурсияләрдә, дөя фермасында, шулай ук традицион һөнәрчелек буенча мастер-классларда һәм лекцияләрдә булачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: