Әлмәт таңнары

Ун яшьлек күрше малайны нигә үтергән?

2015 елда 10 яшьлек Азамат Сөләймановны үтергән өчен хөкем ителгән егет иреккә чыккан.

Ул журналистларга җинаятьне ни сәбәпле кылуы һәм хәзер үзен ничек хис итүе турында сөйләгән.
Биш ел элек, 15 яшьлек үсмер чагында, Вячеслав Кудеевский бистәсендә (Башкортстанның Иглин районы) күрше урамда яшәгән 10 яшьлек аутист малайны үтерүен таный. Сорау алу вакытында Вячеслав тикшерүчеләргә сыйныфташлары үзен җәберләве турында белдерә.

Үсмерләрнең рәхимсезлеге аңа карата мыскыллау белән генә чикләнмәгән, эш сексуаль көчләүгә кадәр барып җиткән. Ә күршедәге, аннан шактый йомшаграк булган малай тупланган явызлыкны һәм агрессияне чыгару объекты булган.

Журналистның аның нигә укытучыларга зарланмавы турындагы сорауга егет "моның файдасы юк", дип җавап биргән.

Хөкем карары чыгарган судья җинаятьне йомшартучы хәлләрне исәпкә алган. Үсмерне кыерсытучылар да хөкем алдына баскан.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: