Әлмәт таңнары

Укучылар ноутбук өчен көрәшә

Әлмәт мәктәпләрендә кулланылган батарейкалар җыю буенча бәйге тәмамланып килә

Шәһәрдә әлеге акциянең оештыручылары  Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, “Дюрасел Раша”, Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча “Гринта” җәмгыятенең төбәк операторы.

Ике ай дәвамында мәктәп укучылары батарейкаларны  «Дюрасел Раша» компаниясе тарафыннан куелган махсус контейнерларга җыйдылар. Җыелган батарейкалар  “Мегаполисресурс” заводында эшкәртеләчәк.

Иң күп батарейка җыйган мәктәп ноутбук белән бүләкләнәчәк.

Фото: Ләйсән Хәйруллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: