Әлмәт таңнары

Укучы бала ИМТИХАН ТАПШЫРГАНДА үлгән

Чабаксарда 11 сыйныф укучысы вафат булды. Кыз бала балачактан ук инвалид була.

БДИ имтиханын тапшырырга  килгәндә аның хәле начар була. Табиблар укучы балага өенә кайтыргакиңәш итә. Ләкин балигъ булган кыз имтихан тапшырырга карар кыла.

Реклама

- Мәктәптә кизү торган медицина хезмәткәрләре һәм имтиханнарны оештыручылар кызга һәм аның атааналарына имтиханда катнашудан баш тартырга киңәш иттеләр. Әмма балигъ булган кыз фикерен үзгәртми,- дип хәбәр итә Чабаксарның Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының матбугат хезмәте.

Укучы кыз  бер сәгать дәвамында имтихан эшен яза. Шуннан соң бәдрәфкә чыга һәм аңа начар була башлый. Кызга  тиешле медицина ярдәм күрсәтелә. Ләкин табиблар гомерен саклап кала алмады.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: