Әлмәт таңнары

Укучы артистлар финалда

«Театраль Идел» бәйгесенең республика этабы җиңүчеләре билгеле булды. Театр елы кысаларында оештырылган бу бәйге Идел буе федераль округында беренче тапкыр уздырыла.

Анда балалар һәм яшьләрнең үзешчән тетар коллективлары катнаша. Фестивальнең республика этабына заявка җибәрүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар иде. Комиссия 6 җиңүчене сайлап алган. Шуларның берсе «Иске Әлмәт» Мәдәният йортындагы «Дар» һәвәскәр мәктәп театры студиясе. Алар «Про Федота-стрельца, удалого молодца» спектаклен (режиссеры М.Н. Зарубежнова) тәкъдим иткәннәр. Хәзер аларга округ этабында җиңү өчен көрәшергә кирәк булачак. Финалга тамашачыларның тавыш бирүләре нәтиҗәсендә сайлап алыначаклар. Спектакльләр Интернет челтәренә куелачак.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: