Әлмәт таңнары

Туристлык полициясе кирәкме?

Россия халкының дүрттән бере туристлык полициясе бүлеген кирәк дип саный, дип хәбәр ителә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләрендә, дип яза "РИА Новости".

Туристлык полициясе – җәмәгать тәртибен саклау буенча махсус бүлекчә. Ул туристларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм аларга булышырга: консультация бирергә, мөмкин булган вакыйгаларны оператив тикшерергә тиеш.

"Безнең илдә туристлык полициясе кирәкме, кирәкмиме?" дигән сорауга респондентларның 75 проценты "кирәк" дип җавап биргән.

Сораштыру 2018 елның октябрендә үткәрелгән. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең россияле катнашкан. Сораштыру ысулы –телефон әңгәмәсе.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: