Әлмәт таңнары

Тугыз ел элек урлаган өчен хәзер хөкем итәләр

Әлмәттә кеше милкен урлауда шикләнелүче 27 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр.

2010 елның июнендә ул тәрәзәне алып. торак йортка керә һәм  зыян күрүченең 3300 сумлык мөлкәтен урлый. Җинаять урынында полиция хезмәткәрләре бармак эзләрен таба. Әмма каракны шунда ук таба алмыйлар. Тугыз ел буе ир хокук сакчыларыннан яшеренеп йөргән. Аны бары тик 2019 ел ахырында гына тоткарлыйлар.

Тоткарланучыга торакларына законсыз рәвештә керепурлашу фактлары буенча  гаепләү белдергәннәр. Полициядә ир барысында да таныган һәм кылынган җинаятьнең сәбәпләрен җентекләп тасвирлаган. Шушы көннәрдә шәһәр прокуратурасы гаепләү нәтиҗәсен раслады. Җинаять эшен судка җибәрелә.

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: