Әлмәт таңнары

"Туган як", "Әлдермеш"... Кая шундый җырлар?

Без аларны Урал Рәшитовтан көтәбез. Ә ул үзе бу хакта ни уйлый?

- Гел булмый бит инде. Елга буенда утырган балыкчы янына килеп: “Миңа биш табан балык, ун чуртан кирәк”, дип заказ бирә алмаган кебек, иҗатта да шулай, - дигән ул "Акчарлак" гәзите хәбәрчесенә. Бу хакта "Татар-тудей" яза.

Хәния Фәрхи белән мөнәсәбәтләренә дә кагылган ул:

"Аның төркемендә рәссам, музыкант, композитор булып йөрдем. Бөтен сәхнә костюмнарын уйлап таптым, афишаларын төшердем, иң шәп җырларны аңа мин яздым. “Уралның ярдәменнән башка сәхнәгә дә чыга алмый башлыйм инде тиздән”, – дип шаярта иде Хәния.

Без аның белән апалы-энеле кебек идек. Минем белән серләрен бүлешә иде. Әмма гомер буе аннан оялып йөрдем.

Башкорт халкында олыларны олы итү – иң мөһим нәрсә. Мин шулай тәрбияләнгән. Бервакытта да Хәния апа дигәнем булмады. “Царица” дип йөртә идем. “Син генә миңа шулай дип эндәшәсең”, – ди иде. Патшалар белән бит инде башкача сөйләшеп тә булмый, аннан ояла, тирләп чыга идем. Бик хөрмәт иттем үзен".

 

Фото:скриншот видео

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: