Әлмәт таңнары

Тәҗрибәле хөкемдарлар Әлмәткә җыелды. Ни сәбәпле?

Татарстан Республикасының суд системасы ветераннары нефтьчеләр каласы буенча сәяхәт кылды.

Биредә алар Әлмәтнең истәлекле урыннарын карап,  социаль объектлары белән таныштылар.

Экскурсия башланыр алдыннан кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре суды рәисе Тәлгать Гаделшин һәм Әлмәт муниципаль районының ветераннар советы рәисе Василий Самойлов мөрәҗәгать итте. Тәлгать Гаделшин мәртәбәле кунакларга  Әлмәт шәһәр судының ветераннар һәм пенсионерлар белән  уртак эшчәнлеге турында сөйләп үтте.

Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән экскурсия программасы  кызыклы һәм эчтәлекле булды. Иң элек алар «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы белән таныштылар. Шуннан соң кунаклар «Сәламәтлек» паркында кунак булдылар.  Биредә алар өчен «Скандинав йөреше» массакүләм флешмобы да оештырылган иде.

Моннан тыш кунаклар  Г.Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясын, мәйданны һәм ат-спорт мәктәбен дә күрү бәхетенә ирештеләр.

Очрашу чәй табыны артында тәмамланды. Ахырдан  барлык кунакларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: