Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ТР Президенты түләүсез туклануны оештыру өчен мәктәп ашханәләрен тикшерергә кушты

Рөстәм Миңнеханов башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Әлеге бурычны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды.

Якындагы айда республиканың барлык мәктәп ашханәләрендә җиһазлар һәм персонал булу-булмауга инвентаризация үткәрәләчәк.

Бүгенге киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчүне оештырырга кушуын искә төшерде.

Президентның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бер ай дәвамында гомуми белем бирү оешмаларының туклану урыннарына инвентаризация ясарга, шулай ук мәктәп ашханәләренең кирәкле кадрлар белән тәэмин ителешенә бәя бирергә кушкан.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса