Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ТР Президенты: авылда уртача хезмәт хакы барлык нормаларга туры килергә тиеш

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында торак төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында үткән. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларның игътибарын авылдагы уртача хезмәт хакларына юнәлткән. Аерым алганда, кайбер авыл оешмаларында хезмәт хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булуына.

 Үз чыгышында  Президент авылда уртача хезмәт хакы барлык законнар белән билгеләнгән нормаларга туры килергә тиеш  булуын билгеләп үткән. 

Киңәшмәдә шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов Татарстанда торак төзелеше программалары турында хисап тотты. 14 февральгә республикада барлыгы 387,2 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

Фото:tatarstan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса