Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәмле чизбургер рецепты сезнең өчен

Чит илләрдән кергән аш-су рецептлары акрынлап безнең тормышта да үз урынын алды.

"Макдоналдс", "KFC" кебек кафеларда киң таралу алган гамбургер, чизбургерларны өйдә ясап та була. Ясап карыйбызмы?

 

Чизбургер өчен кирәк булачак:

фарш, йомырка, кечкенә булочкалар, помидор (тозлы кыяр кушсагыз да ярый), салат яфраклары, суган, горчица, майонез, соус, бутерброд өчен сыр, тоз.

 

Савытка фарш, тоз, йомырка, бераз вакланган суган кушып, юка гына котлетлар эшләгез. Аны суыткычка беразга куеп торыгыз. Булочкаларны урталай ярып, табага бераз көнбагыш мае салып, киселгән ягын кыздырып алыгыз.

 

Савытка майонез, соус, горчица салып болгатыгыз. Булочкалар суынгач, киселгән җиргә шушы соусны сөртегез.

Суынган фаршны 5-7 минут табада ике яктан да кыздырыгыз.

 

Соуслы булочкалар өстенә салат яфрагы, аннары котлетларны салыгыз. Ит өстенә сыр салыгыз (аның өстенә тозлы кыяр куярга да була). Аннары помидор куегыз. Һәм ахырда икенче булочка белән каплап куегыз.

Бу ризыкны өйдә ашарга да, каядыр барганда үзең белән алырга да була.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса