Әлмәт таңнары

Тәмәкене үзең үстерергә калырмы?..

Аңа хакларны даими арттыру халыкның законсыз яисә үзаллы ясалган продуктка күчүенә китерергә мөмкин.

1 июльдән тәмәке изделие­ләренә акциз җыемы 10 процентка артты. Бу аның бер кабы хакына уртача алганда 5 сум өстәячәк. Бәясен арттыру тәмәке тартуга каршы көрәш буенча комплекслы программага керә, экспертлар моны бик нәтиҗәле чарага исәпли. Ләкин тәмәкегә хакларның даими артуы тартучыларның законсыз яисә үзаллы ясалган продуктка күчүенә китерергә мөмкин.

Акциз җыемы арту турында Салым кодексына төзәтмәләр ярты ел элек кертелгән иде. Бер мең кап тәмәкегә акциз 1562 сумнан 1718 сумга кадәр арта. Шул сәбәпле, быел бәясе түбән булган тәмәке — 10-12, ә премиаль сегментлысы 7 процентка кыйммәтләнәчәк.

Ел башыннан Русиядә сигарага (бер данәсе өчен 171 сумнан 188 сумка кадәр) һәм табакка (бер килограммы өчен 2520 сумнан 2772 сумга кадәр) акцизлар арткан иде инде. Шулай ук электрон сигаретларга һәм вейпларга да хаклар артты. Июньдә хөкүмәт кальян өчен кушылмаларга акциз кертү турында закон проекты әзерләде.

Кыскасы, бу ставкаларны даими күтәрү фаразлана. Тәмә­кегә акцизларның киләсе артуы ярты елдан соң, 2019 елның 1 гыйнварында булачак. Анда да хаклар шулай ук 10 процентка югары сикерәчәк. Хөкү­мәт планы буенча, тәмә­кегә һәм папироска акцизларны арттыру бюджетка быел — 20,8, киләсе елга — 60,5, 2020 елда — 17,7 миллиард сум акча кертәчәк.

Тәмәке изделиеләренә хаклар арттыру хөкүмәт үткәргән сәясәт­кә туры килә. Сәламәт тормыш рәвеше алып баруны формалаштыру стратегия­сен-дә, русиялеләрнең сәламәт-леге какшау, нигездә, тәмәке тарту һәм алкоголь куллану кебек яман гадәтләргә бәйле, диелә. Нәкъ тәмәке тарткан өчен русиялеләрнең 20 процен­тының сәламәтлегенә куркыныч яный. Ел саен дөньяда тәмәке тартудан 5,4 миллион кеше үлә, диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Гамәлгә ашыру өчен 3,5 миллиард сум тотыну күздә тотылган “Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру” проектына ярашлы, властьлар халык арасында тә­мәке куллануны былтыргы 30,5 проценттан 2025 елга 27 процентка кадәр (ягъни 36,5 миллион кешедән 32,3 миллионга кадәр) киме­тергә ниятли.

Русиядә ел саен җан башына 2,2 мең данә тәмәке сатыла. Шул ук вакытта ха-лыкның тәмәкегә сарыф иткән акчасы соңгы биш елда ике тапкыр диярлек артты, бу акцизлар артуына бәйле. Тәмәке сатып алуга иң аз чыгым чыгаручы субъектлар арасына Ингушетия, Чечня һәм Татарстан кергән. Бурятиядә, Рязань һәм Смоленск өлкәлә­рендә, шулай ук Чукоткада исә иң актив тәмәжникләр яши.

Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай белдерүенчә, тәмәкегә хакларны күтәрү аны куллануны киметергә мөмкин. “Акцизлар турында сөйләгәндә, без тәмәкегә ни өчен салым салуыбызны аңларга тиеш. Бүген бөтен дөнья, салым салу тәмәке тартуны киметүнең иң нәтиҗәле ысулы булып тора, дип исәпли һәм без салым сәясәтен билгеләгәндә шушыннан чыгып эш итәргә тиеш”, — ди ул.

Әмма Федерация Советы-ның Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе Сергей Рябухин, узган ел ахырында Русиядә тәмәкегә хак арттыру халыкның үзенең тәмәке үстерә башлавына китерде, дип белдерде.

— Идел буе төбәкләрендә, башка урыннарда кайбер губернаторлар, халык бакчаларында тәмәке утырта башлады, дип билгели. Шуңа күрә сез ялгышасыз, чынбарлык бераз икенчерәк. Төбәкләрдә йөргәндә халыкның махорка утыртуга күчүен беләсез. Ә статистика буенча барысы да яхшы — җитештерү 21 процентка төшкән һәм тәмәкене азрак тарта башлаганнар кебек. Чынында исә бу алай түгел, — ди ул.

Ул, шулай ук, тәмәке өлкә­сендә салым сәясәтендә дөнья һәм Европа стандартларына юнәлеш тотсак, халык тәмәкене үзе үстерергә мәҗбүр булачак, дип ассызыклый.

 

Фото:https://pixabay.com

http://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: