Әлмәт таңнары

Төзелеш инструментларына кызыккан әлмәтлене җәза көтә

Полиция бүлегенә 24 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итеп, Югары Мактамада булган талау очрагы турында хәбәр итә.

Билгесез кеше төзелеп килүче йортның тәрәзәсен ватып кереп, йорт эченнән перфоратор, көчәнеш стабилизаторы, почмакларны шомарту машинасын һәм төзелеш утюгын алып чыгып китә. Гомуми зыян 7000 сумнан артып киткән.

Реклама

Бер тәүлек эчендә  полиция хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен ачыклый. Ул Әлмәттә яшәүче 38 яшьлек ир булып чыга. Элегрәк ул талау, мошенниклык һәм наркотиклар саклау өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Полициядә тоткарланучы ул бу көнне авылга үз эшләре буенча килүен һәм төзелеп бетмәгән йортка игътибар итүен әйтә.

Ир анда беркем дә яшәмәвен, ә хуҗаларның ял көннәрендә генә килгәнен белгән. Кич җиткәнен көтеп, ул өй эченә керә һәм электр инструментларын урлый. Ләкин урланган әйберләрне ул сатарга өлгермәгән.. Тикшерүчеләр аңа карата җинаять эше кузгаткан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: