Әлмәт таңнары

Тиеш булмаган вакытта алкоголь сатучыларның эзенә төштеләр

Аларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләренең полиция вәкилләре белән берлектә уздырган рейд барышында фаш иттеләр.

Аларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләренең полиция вәкилләре белән берлектә уздырган рейд барышында фаш иттеләр. Әлмәтнең ике кибетендә закон буенча спиртлы эчемлек белән сәүдә итү тыелган сәгатьләрдә сыра сату теркәлгән, ике очрак буенча да беркетмә төзелгән. Белгечләр 22.00 сәгатьтән алып 10.00 гә кадәр алкогольле продукция белән сәүдә итү тыелуын искә төшерә. Законга каршы баручыларга административ җаваплылык каралган. Штрафтан тыш, спиртлы эчемлекләрне тулаем конфискацияләү дә көтелә.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: