Әлмәт таңнары

Телевизордагы дәвалаучыларга ышынган әлмәтле 100 мең сумнан колак каккан

Бу атна башыннан Әлмәттә дистанцион мошенниклыкның өч очрагы теркәлгән. Зыян суммасы 3 меңнән 98 мең сумга кадәр. Зыян күрүчеләрне сораштырудан күренгәнчә, алар барысы да алдауның төрле ысуллары турында ишеткән, тик барыбер җинаятьчеләргә ышанганнар.Полициягә

Полициягә 18 яшьлек сатучы-консультант мөрәҗәгать иткән. Ул арендага алынган фатир эзләп популяр  булган интернет-ресурста белдерү урнаштыра. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен  торак милекчесе булыун әйтә. Килешү шартлары буенча ул  3000 сум акчны алдан түләргә тиеш була. Кыз акча күчергәннән соң, мошенник урнаштырга белдерүне  алып ташлап, элемтәгә чыкмый башлый. Билгеле булганча, кәрәзле телефон номеры Свердловск өлкәсендә теркәлгән булган.

Ау пистолеты алырга уйлаган 47 яшьлек ир-ат интернет-кибет сатучысына 6500 сум акча күчергән. Әмма ир акчасыз да , товарны да калган.

Ә 63 яшьлек ир баш авыртуын экстрасенслар ярдәмендә дәваларга тели. Агымдагы елның май аенда ук ир-ат телевизор каналларның берсендә традицион булмаган медицина хезмәтләре рекламасын күреп ала. Ул аларга күрсәтелгән номер буенча шалтыратып үз хәлен сөйләп бирә.  Дәвалаучылар аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирә. 

Ир бу айларда мошенникларның киңәшләрен үтәгән һәм аларга билгеле бер күләмдә акча күчергән.  Нәтиҗәдә, 98000 сумнан мәхрүм калган. Әмма аның  баш авыртулар  туктатылмаган.  Дәвалаучылар исә бу  организмның көтелгән реакциясе һәм сәламәтләнү өчен дәвалауны дәвам итәргә кирәк, дип ышандырганнар. Шуннан соң ир бу хәл турында туганнарына сөйли.  Алар ир-атка ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: