Әлмәт таңнары

«Театраль Идел буе» фестивале җиңүчеләре арасында Әлмәт тә бар

Экспертлар советы «Театраль Идел буе» округ фестиваленең төбәк этабының беренче турына йомгак ясады

Әлеге бәйге Россиядә Идел буе федераль округында театр елы кысаларында беренче тапкыр оештырылды. Биредә балалар һәм яшьләрнең үзешчән театр коллективлары катнаша. Фестиваль Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронажы астында үткәрелә.

Фестивальнең республика этабында катнашу өчен барлыгы 30 дан артык гариза кабул ителгән. Бу масштаблы иҗади марафрнның муниципаль этабын узган мәктәп, балалар иҗат үзәкләре, урта һөнәри һәм югары уку йортлары каршында эшләп килүче театр студияләренең спектакльләре.

Составына ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ф.Р.Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры Э.В. Фәтхуллина, «Идел» журналының баш мөхәррире, шагыйрь драматург Ә.Б. Әпсәләмова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Р.С. Фәтхуллин кергән жюри   6 җиңүчене сайлап алды.

Бәйгенең  төбәк этабының икенче турына

 5 (балалар) һәм 1 студентлар иҗат коллективы чыкты:

  • «Про Федота-стрельца, удалого молодца»   спектакле - «Дар» мәктәп һәвәскәр театр студиясе, «Иске Элмәт» мәдәният йорты, Әлмәт муниципаль районы. Режиссер: М. Н.Зарубежнова
  • «Колосок» спектакле - Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Серле донья» мәктәп курчак театры, Актаныш муниципаль районы. Режиссер: Н. Ф.Фәсхиева 
  • 3Г. Исхакый пьесасы буенча «Кәҗүл читек» спектакле – Буа шәһәрендәге 5 нче гимназия каршындагы «Сәләт» театр коллективы. Студиянең җитәкчесе: Л. Т. Исхакова
  • «Жил-был пес» спектакле - Яр Чаллы шәһәренең 61нче гимназиясе каршындагы  «РИФ» театр студиясе. Студиянең җитәкчесе: Г. И. Иванова
  • «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектакле. Мөслим муниципаль районы Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе. Автор: И.Г. Зәйниев, режиссер: И. А. Әюпова  
  • Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча «Парковка» спектакле - Казан дәүләт мәдәният институтының II курс  студентлары. Режиссер: Олег Кинзәгулов

Хәзер республиканың иң көчле 6 коллективы шушы көннәрдә узачак төбәк этабының 2 нче турында җиңү өчен көрәшәчәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева  каршындагы эксперт комиссиясе 1 августтан 31 октябрьгә кадәр узачак округ этабына барачак  ике иҗади эшне (1 мәктәп (балалар) һәм 1 студентлар) билгеләячәк.

Финалда иң яхшыларны ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алачаклар. Моның өчен «Театраль Идел буе» округ фестиваленең төбәк этабында җиңүче спектакльләр Интернет челтәрендә урнаштырылачак.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округының иң яхшы студент һәм иң яхшы мәктәп театрлары, шулай ук «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Шәхси номинацияләрдә  бәйге лауреатлары призлар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә җиңүче коллективларга истәлекле бүләкләр һәм яңа спектакльләр кую өчен грантлар алачак.

Фото:https://tatar-inform.tatar/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: