Әлмәт таңнары

Түбән Мактама халкы велосипедка күчәчәк

Әлмәттә велоюллар инфраструктурасы төзелешенең дүртенче этабы башланып китте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сүзләренә караганда, өч ел эчендә Әлмәттә  95 км велосипед һәм 37 км  тротуар юллары салынган.

Хәзерге вакытта Әлмәтнең үзәк өлешен тулысынча диярлек бердәм челтәргә тоташтырдылар. Велосипед юллары тагын Совет урамында  (Тукай урамыннан алып Баруди урамына чаклы өлешендә), Фәхретдин урамында (Полевая урамыннан алып Герөен урамына чаклы өлешендә), Лермонтов урамында (Җәлил урамыннан алып Тукай урамына чаклы өлешендә),  Таһиров урамында (Совет урамыннан  алып Герцен урамына чаклы өлешендә), Нефтьчеләр урамында (Гафиятуллин урамыннан алып Такташ урамына чаклы һәм Бигәш урамыннан алып сусаклагычка чаклы өлешләрендә), Зарипов проспектында (Гафиятуллин урамыннан алып Шевченко урамына чаклы өлешендә) барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, велосипед юлы Түбән Мактама бистәсендә дә төзеләчәк.  Маршрут буенча  бордюрлар, чүп савытлары һәм велосипед тукталышлары утнаштырылачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: