Әлмәт таңнары

Тайсуганлылар “Тамчы-шоу”да

Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Яңа гасыр" теле-радиокомпаниясе тарафыннан уздырылучы "Тамчы-шоу" Халыкара фәнни-танып белү, иҗади һәм интеллектуаль бәйгесендә катнашу бәхетенә ия булдылар.

- Без дә шундый чынга ашмас төсле хыялларыбыз белән яши биргәндә, көтмәгәндә, уйламаганда Тайсуган мәктәбебезнең укучыларын телевидениега чакырып алдылар. “Тамчы-шоу” интеллектуаль конкурсында катнашырга насыйп булды үзебезгә. 8 сыйныф укучыларыбыз Саба районы белән ярышып, үзләрен сынадылар. Төрле өлкәләргә караган сорауларга матур итеп җавап кайтардылар.Үзләре өчен телевидение серләрен, тапшыру төшерү үзенчәлекләрен белделәр. Киләчәктә дә укучыларыбызга уңышлар, якты юллар теләп калабыз, - ди бу хакта  Тайсуган мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Лилия Нургалиева  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: