Әлмәт таңнары

Тайсуган ГЕРОЕ

Җиңү бәйрәме уңаеннан һәр авыл җирлегендә митинг-тантаналар оештырылды, сугыш чорын кичкән авылдашлар, фидакарь тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы алдында баш иеп, рәхмәт сүзләре җиткерелде. Тайсуганда узган чарага өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры Гарәфетдин Сәләхетдиновның балалары, оныклары да кайтты.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Урсалбаш авылы егете Мотыйк Әхмәдуллинга һәм Кәләйдән Никита Токарликовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Калабызда гомер кичергән Корбан Тимергалиев, Васильевкадан Михаил Алаев, чыгышы белән Иске Әлмәттән булган данлыклы «катюша»лар командиры Бари Йосыпов, Тайсуганнан Гарәфетдин Сәләхетдинов өч дәрәҗә Дан орденына лаек булган. Тарих битләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган әлеге якташларыбызның бюстлары шәһәр паркындагы мемориаль комплекста да урнаштырылган. Авыллар да үз батырларының исемнәрен мәңгеләштергән. Тайсугандагы Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә салынган һәйкәлнең нәкъ үзәгеннән безгә Гарәфетдин Сәләхетдинов карап тора. Кайсы гына мәктәп баласыннан сорама, герой абыйлары турында сөйләргә әзер. Тантанага җыелган әби-бабайлар әле дә ул дәһшәтле, ач-ялангач, кайгы-хәсрәтле еллар турындагы хатирәләрен дулкынланып яңарта. Өчпочмаклы хатларны, сугыш урлаган балачакны онытырлыкмы соң?!

Гарәфетдиннең әтисе Сәләхетдин ага гражданнар сугышыннан кайтып, үләр алдыннан «балаларыбызга мондый афәтләрне күрергә язмасын» дигән булган. Бәлки ул чакта 4 яшьлек улы аның мәгънәсен бик аңлап та бетермәгәндер. 1941 елның 22 июне һәркемнең тормышын астын-өскә китереп, сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын дәлилли. Гарәфетдин Сәләхетдинов фронтка 1942 елда китә. Тайсуганның курку белмәс егете – 54 нче гвардия танк бригадасының зенит-пулемет ротасы зенитчысы дошман самолетларын яндыра, фашистларны юк итә, хәтта аларны күпләп пленга төшерә. Туган авылына герой булып, Җиңү яулап кайта. 1947 елда Ташкент якларына чыгып китә, шунда Балтач районы кызы белән танышып гаилә кора, 5 бала үстерәләр. 1975 ел азагында, 55 яшендә вафат була.

- Әти гомере буе туган авылын сагынып яшәде. Берничә тапкыр кайтып китәргә дә талпынды. Биш бала булу гына бу уеннан туктатты. Безгә ул Тайсуган, сугышта күргәннәре хакында гел сөйли иде. Очрашуларга еш чакырдылар үзен. Бер урамга аның исеме дә бирелгән иде. Әтиебезне онытмаганнары, шулай зурлаганнары өчен әлмәтлеләргә, Тайсуган халкына зур рәхмәт. Казанның Җиңү паркында да аның исеме язылган мемориаль такта бар, - диде кызы Дания.

Балалары, оныклары гына түгел, тайсуганлылар да үз каһарманнары белән горурлана. Сугышка киткәннәрнең нибары 351 е генә әйләнеп кайта. Бөек Җиңүдә сугыш ветераннарының да, тыл хезмәтчәннәренең һәм шул чор балаларының да өлешләре зур. Шуңа да без аны халыкчан бәйрәм дип атыйбыз.

Исән кайтканнары арасыннан да бүген авылда яшәүчеләр юк. Батыр авылдашларының исемнәре һәйкәлгә уеп язылган. Тайсуган җирлеге башлыгы Марсель Мостафин тыныч, имин тормыш бүләк иткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде һәм алар алдында гомерлек бурычлы булуыбызны белдерде. Ветераннар хөрмәтенә җыр-биюләр башкарылды. Аннан Җиңү бәйрәме мәктәптә укучылар белән очрашу формасында дәвам итте.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: