Әлмәт таңнары

«Татнефть» Түбән Мактама мәктәпләренә ярдәм итә

«Татнефть» компаниясе Түбән Мактама бистәсенең мәгариф инфраструктурасын үстерүдә катнашырга әзер.

Тик моның өчен беренче чиратта мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасында аудит үткәрергә кирәк булачак. Бу хакта компаниянең генераль директоры Наил Маганов Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбендә булганда белдерде.

Сентябрь аенда «Татнефть» Түбән Мактама бистәсен үстерү планнары турында белдерде һәм халыктан теләк-тәкъдимнәр җыю турында игълан иткән иде. БИтараф булмаучылар дүрт дистәгә якын мөрәҗәгать калдырды. Тәкъдимнәрнең беренче мәктәп проблемаларына кагыла. Андагы хәлне үз күзләре белән күрү өчен «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов шәхсән үзе мәктәпкә килде.

«Татнефть» генераль директоры мәктәпнең уку кабинетларын һәм китапханәсен, ашханәсен, хезмәт бүлмәләрен карап чыкты, укытучылар һәм укучылар белән аралашты, уку йортының проблемалары турында фикер алышты.

Бассейн төзү мәсьәләсенә килгәндә, Наил Маганов компания хезмәткәрләренә 1нче мәктәп укучылары өчен генә түгел, ә күрше балалар бакчасы һәм ерак түгел урнашкан 2 нче мәктәп балалары өчен дә ябык йөзү бассейны булдыру йөкләмәсен бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: