Әлмәт таңнары

«Татнефть» медицина үсеше буенча иҗтимагый совет үткәрәчәк

«Татнефть» Әлмәт районы сәламәтлек саклау системасының проблемалары буенча фикер алышу өчен иҗтимагый совет җыя.

Чарада Әлмәт районының төп дәвалау оешмалары табиблары, җирле хакимият органнары вәкилләре катнашачак. Чакырылучылар арасында шулай ук Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм җитәкчеләре дә бар. 

Иҗтимагый советка төрле яклап әзерләнү өчен компания шәһәр һәм район халкының теләк-тәкъдимнәрен җыячак. Сәламәтлек саклау системасы турындагы тәкъдимнәрне һәм медучреждениеләрнең үсеш вариантларын Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 21 нче йорт адресы буенча урнашкан «Алма» мәгълүмат үзәгендә һәм электрон почта sovet@tatneft.ru. аша җиткерергә мөмкин. 

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Татнефть» ярдәме белән перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе модернизацияләнде, Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалына ремонт ясалды, тулысынча җиһазландырылды, кан тапшыру станциясе төзелде, Әлмәт туберкулез диспансеры реконструкцияләнде, шәһәр һәм район поликлиникалары һәм стационар хастаханәләр реконструкцияләнде. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: