Әлмәт таңнары

«Татнефть» инженерлары – алдынгылар рәтендә

«Татнефть» компаниясе белгечләре «Ел инженеры» беренче республикакүләм бәйгесендә иң яхшылары дип танылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү 10 декабрь көнне  2019 елның 9 аенда сәнәгать предприятиеләре эше йомгаклары буенча киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

«Нефть сәнәгате» номинациясендә җиңүчеләр арасында  «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» категориясендә – Фәнзат Исмәгыйлев («Татнефть» ААҖ); «Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр» номинациясе буенча «Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясендә – Айрат Кәримов («Нурлатнефть» НГДУ); «Нефть сәнәгате» номинациясен буенча «Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясендә  –  Максим Мальковский (Скважиналарны җир асты ремонтлау идарәсенең җитештерү бүлеге).

Бәйге инженерлык эшенә  кызыксынуны формалаштыру, инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, шулай ук төбәк икътисадының төп тармакларындагы төп предприятиеләрнең квалификацияле сәнәгать-җитештерү һәм инженер-техник персоналы белән тәэмин итү максатыннан оештырыла.

Бәйгедә катнашу өчен  12 номинация буенча өч яшь категориясендәге 258 гариза килгән. Бәйге  комиссиясе утырышында бәйгенең турыдан-туры этабында катнашу өчен 108 финалист сайлап алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: