Әлмәт таңнары

«Татнефть» грантлар алуга бәйге игълан итә!

«Татнефть» компаниясе V«Татнефть» ААҖ грантларын алуга бәйге үткәрү турында игълан итә.

Бәйгенең максаты -  җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итүгә халыкны җәлеп итү хисабына компаниянең социаль инвестицияләренең нәтиҗәлелеген арттыру.

Бәйгегә «Татнефть» ААҖ җитештерү эшчәнлеге территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар кабул ителә. Биредә гариза тапшыру  көненә балигъ булу яшенә җиткән физик затлар да, бәйгенең тиешле юнәлешләре буенча бер яки берничә эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар да катнаша ала.

Бәйге фән, мәгариф һәм мәгърифәт; мәдәният һәм сәнгать; тарихи мирасны саклау,  әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау; яшьләр проектлары; гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак; сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм номинацияләр буенча уздырыла.  

Гаризалар 2020 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2020 елның 1 кварталында ясалачак. Конкурс турында нигезләмә белән тулырак түбәндәге сайтларда танышырга мөмкин: www.bf-tatneft.ru, www.tatneft.ru Белешмәләр өчен телефон: 8(987)-210-03-80.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: