Әлмәт таңнары

Татарстанга яңгырлар килә

Төнлә республикада кырау төшәргә мөмкин.

Бүген, 16 апрельдә, көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил, аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән өч градуска кадәр төшәчәк. Көндез 4-9 градуска кадәр җылы булачак. Республика көньягында җылырак булачак.

Әлегә Татарстанда һава торышын, элек республика синоптиклары фаразлаганча, Скандинавия антициклоны билгели.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: