Әлмәт таңнары

Татарстанга мәҗбүри медицина иминияте буенча бушлай ЭКО ясату өчен квоталар җитми

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ЭКОны илдә демографияне арттыру мөмкинлекләреннән берсе буларак карый.

Татарстанга мәҗбүри медицина иминияте буенча бушлай ЭКО ясату өчен квоталар җитми. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов медицина бизнесы вәкилләре белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

«Мәҗбүри медицина иминияте буенча ЭКО ясатуга квоталар җитми. Аңа өстәмә акча бүлеп бирү әлегә мөмкин түгел. Әйдәгез, мин бу хакта министрга хәбәр итәм һәм без әлеге мәсьәлә буенча аерым очрашу үткәрербез. Бездә демография проекты бар бит. Анда экстракорпораль аталандыру ысулы хакында да сүз бара. Демография табигый юл белән үсәргә тиеш. ЭКОны шул юлның берсе дип санарга кирәк», - диде министр урынбасары.

Медицина бизнесы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә Федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль органы вәкилләре катнашындагы очрашуны бүген бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов оештырды.

Очрашу вакытында эшкуарлар министрлык вәкилләре белән мәҗбүри медицина иминияте программасында һәм сәламәтлек саклау системасын цифрлаштыруда катнашу мәсьәләләре хакында фикер алышты. 

 

Фото: Валерия Белова

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: