Әлмәт таңнары

Татарстанда юл һәлакәтендә ике зур кеше белән бер бала имгәнгәннәр

Авария кичә кич Чаллы-Сарман юлында булган.

Татарстанда «Лада» һәм «Рено» автомобильләре бәрелешү аркасында ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе хәбәр итте.

«Һәлакәт кичә кич республиканың Тукай районында булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Рено» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, каршы як полосага чыккан. Аннары ул 12 нче модельле «Лада» автомобиле белән бәрелешкән», – диде агентлык хәбәрчесе.

Машиналар каты бәрелешү сәбәпле, икесе дә юл кырыена төшеп киткән.

Шаһитлар сүзләренчә, «Рено» автомобиле алда барган машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан, машина идарәсен югалткан һәм «Лада»га килеп бәрелгән.

Һәлакәттә ике йөртүче һәм «Лада» автомобилендә утырган бала төрле җәрәхәтләр алган.

Фото: Валентин Кулагин

https://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: