Әлмәт таңнары

Татарстанда юеш карлы яңгыр көтелә

Республика территориясендә шактый салкын һава торышы саклана.

 

Бүген Татарстан территориясендә яңгырлар көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар явачак. Көнбатыштан килгән циклонның тагын бер фронталь бүлеге явым-төшемгә сәбәпче булып тора. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары республика буенча нуль градус тирәсенә кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 4-9 градус җылы була. Шул ук вакытта көндез төбәкнең көньяк-көнбатышында калган җирләргә караганда җылырак булачак.

Татарстан синоптикларының якынча фаразларына караганда, пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә, явым-төшем азрак булачак һәм урыны белән генә явачак. Җомга көнне, 11 октябрьдә, төньяк циклон үзе белән җил, кыска вакытлы яңгырлар һәм +7..+12 градуска кадәр җылы алып киләчәк.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: