Әлмәт таңнары

Татарстанда яшәүченең алиментлар буенча 730 мең сум бурычы җыелган

Суд карары нигезендә, 30 яшьлек ир-ат балигъ булмаган улы һәм кызына алимент түләп торырга тиеш булган.

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды, балаларына алимент түләмәгән өчен, 30 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Аның 730 мең бурычы җыелган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 

Суд карары нигезендә әлеге ир-ат балигъ булмаган улы һәм кызына алимент түләп торырга тиеш булган. Әмма 2018 елның сентябреннән 2019 елның февраленә кадәр элек тә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган әти кеше яңада алимент буенча бурыч җыйган. 

Аның алимент буенча әлеге чор өчен бурычы 54 мең сумнан артык булса, тулаем бурыч күләме 730 мең сумнан артып киткән.

Суд барышында ир-ат гаебен танымаган. Суд аңа карата 8 айга мәҗбүри эшләргә тарту турында карар чыгарган. Моннан тыш, ай саен аның хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак.

Суд карары әлегә көченә кермәгән, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: