Әлмәт таңнары

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил булачак

Республикада +7, +12 градуска кадәр җылылык көтөлә.

Бүген, 11 октябрьдә, Татарстан территориясендә вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез «урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә (Казанда – секундына 15-18 метрга кадәр)», - дип кисәтә республика синоптиклары.

Шул ук вакытта төньяктан циклон үзе белән җылы алып килә. Төнлә термометр баганалары 3 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачагы фаразлана.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: