Әлмәт таңнары

Татарстанда военкомат янында сугышуда призывниклар катнашмаган

Низаг вакытында хәрби комиссариат бинасында булган барлык призывниклар да хезмәт урыннарына юл тоткан булган инде.

Чаллыда хәрби комиссариат янында сугышуда катнашучылар арасында армиягә чакырылучы бер генә егет тә булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«20 июнь көнне Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Комсомол районы хәрби комиссариатында булган сугышта хезмәткә чакырылучы бер генә егет тә катнашмаган», - дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, низаг вакытында хәрби комиссариат бинасында булган барлык ун егет тә хезмәт урыннарына киткән булган.

«Татар-информ» элек, егетләр күпләп сугышудан соң Чаллы прокуратурасы тикшерү үткәрүен хәбәр иткән иде.

Шулай ук агентлык Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, урынга килгән полицейскийлар низагларны тикшерү өчен яшьләрне полиция бүлегенә озаткан. Хәзерге вакытта барлык катнашучылар да ачыкланган. Зыян күргән ике кешегә медицина ярдәме кирәк булган.

Соңрак Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты да район хәрби комиссариаты бинасы каршында хәрби хезмәткә чакырылучылар сугышуы турындагы мәгълүматны кире какты.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: