Әлмәт таңнары

Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак.

7 октябрьдә Татарстан территориясендә уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Хәер, көндез ул вакыт – вакыт көчәячәк һәм секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Барыннан да элек, төбәкнең көньягында, көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында җылырак булачак.

«Татар-информ» элек Татарстанга салкын атмосфера фронты килүе һәм киләчәктә суытачагы турында хәбәр иткән иде.
 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: