Әлмәт таңнары

Татарстанда урманнар янырга мөмкин

Һава температурасы 18 июньдә көндез 20-25 градуска кадәр җылы булачак.

18-24 июнь көннәрендә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән урманнарның (4 нче класслы) югары янгын куркынычы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 18 июньдә һәм 19 июньдә республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. 19 июнь көнне көндез һәм кич белән яшен булуы һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, урыны белән боз булуы мөмкин. 18 июньдә һава температурасы төнлә +8 ...+13 булыр дип көтелә, көндез +20...+25 градус.

19 июньдә төнлә +10...+15, көндез + 23...+28 градуска кадәр булачак.

20 июньдә төннең беренче яртысында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар фаразлана, калган вакытта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +12...+17дән дә түбән булмаячак, көндез температура +24...+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

21 һәм 22 нче июньдә Татарстан буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез +25..+30 градус булачак.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: