Әлмәт таңнары

Татарстанда томан, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Казанда яшенле яңгыр һәм 17 метр тизлектәге җил булачак дип фаразлана.

Бүген Татарстанда томан төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук иртәгә иртән, республикада яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә исә торган көчле җил һәм урыны белән боз явуы көтелә. Казанда яшенле яңгыр һәм 17 м/с тизлектәге кискен җил булуы ихтимал.

  • Көчле җил аркасында республикада шторм кисәтүе игълан ителде.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: