Әлмәт таңнары

Татарстанда акчага үлемнән котылу юлын тәкъдим итүче хатын-кызны эзлиләр

Татарстан полициясе акчага үлемнән котылу юлын тәкъдим итүче хатын-кызны эзли.

Эчке эшләр министрлыгы белдергәнчә, аның корбаны Лениногорскида яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз булган. Эш материаллары буенча, әлеге вакыйга  зыян күрүче эшләгән икмәк пешерү йортында була.

7 һәм 8 июнь көннәрендә тышкы кыяфәте буенча чегәнгә охшаган хатын-кыз килеп, сатучының эшен тоткарлап, аны сөйләштергән. Соңгы килүендә мөрәҗәгать итүче аның тормышында барысы да начар булуын һәм аны үлемнән котылып калу өчен акча түләргә кирәклегенә ышандырган.

- Зыян күрүче  аңа үз кесәсеннән 3 мең сум, алтын алкаларын һәм кассасыннан 20 мең сум акча биргән,- дип хәбәр итәләр ведомствода.

Соңрак барысын да аңлап алган сатучы полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Гомуми зыян 30 мең сум тәшкил иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото:"Әлмәт таңнары"/архив

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: