Әлмәт таңнары

Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк

Көндез һава температурасы 4-9 градус җылы булачак.

18 апрельдә көндез һава температурасы 4-9 градус җылы булачак. Бигрәк тә төбәкнең көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнары җылы булачак.

Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан көчле җил тотрыксыз һәм салмак җил белән алмашачак.

Татарстан метеорологларының беренчел фаразлары буенча, атна ахырына кадәр республикадагы һава шартларына антициклон йогынты ясаячак. Ялларда гына акрынлап җылыта башлаячак.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: