Әлмәт таңнары

Татарстанда “Калина” машинасы юл читенә чыгып каплана. Яшь шофер реанимациядә

21 яшьлек шофер егет тизлекне арттыру сәбәпле, идарәне югалткан.

Кукмара районында “Калина” машинасы белән юл читенә чыгып капланган егет реанимациягә озатылган. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 

 

 

Районның ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 июнь көнне иртәнге 5 сәгать 35 минутта Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлында транспорт һәлакәте була. “Калина” машинасы шоферы, тизлекне арттыру сәбәпле, идарәне югалта һәм юл читенә чыгып каплана.

 

 

"Һәлакәт нәтиҗәсенә 21 яшьлек машина йөртүче егет төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала һәм район үзәк дәваханәсенең  реанимациядә бүлегенә озатыла", диелә хәбәрдә.

 

Фото: kukmor-rt.ru/

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: