Әлмәт таңнары

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасын әзерли башладылар

16 июль көнне, «Бердәм Россия» партиясенең республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсендәге сайлау берләшмәсе вәкилләренең матбугат конференциясе узды. Бердәмроссиялеләр партиянең сайлаучыларның тавышлары өчен ничек көрәшергә җыенуы турында сөйләделәр, шулай ук йорт яны территорияләре ремонты республика программасын әзерләү буенча «Безнең ишегалды» партия проекты башлануы турында хәбәр иттеләр.

ТР Дәүләт Советы секретаре, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Лилия Маврина журналистларга «Безнең ишегалды» партия проекты турында сөйләп узды:

- Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлап, без яңа тенденцияне билгеләдек.  Республикада парклар һәм башка иҗтимагый киңлекләр ремонтланганнан соң, кешеләрдән ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр ешрак килә башлады. «Бердәм Россия» республика Президентына йорт яны территорияләрен төзекләндерү программасын эшләү инициативасы белән чыкты. Рөстәм Миңнеханов идеяне хуплады һәм хөкүмәткә мондый республика программасын гамәлгә ашыру мөмкинлеген уйларга кушты. Сүз республиканың һәрбер районына кагылачак 9 меңнән артык ишегалды ремонты турында бара. Шулай ук ТР Президенты партиягә яшәүчеләр белән ишегалларын ремонтлау стандартлары турында фикер алышырга кушты. «Бердәм Россия» кандидатлары бу эшкә инде кереште.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда 5,5 млрд сумга барлыгы 1700 күпфатирлы йорт ишегалды ремонтланган.

– Элегрәк ремонтланган ишегалларның яңа программа кысаларыннан төшеп калмауларын аерым билгеләп үтәсем килә, - дип хәбәр итте Лилия Маврина. - Эш шунда ки, анда асфальтны, парковка урыннарын алыштыруга басым ясалган. Без исә комплекслы формат булдыру өстендә эшлибез, анда ишегалларын ремонтлаудан тыш, яктырту, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары булдыру, яшелләндерү, чүп-чарны аерым җыюны гамәлгә кертү күздә тотыла.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: