Әлмәт таңнары

Татарстанда ишегалды киңлекләрен төзекләндерү өчен нәрсә эшлиләр?

Татарстан Президенты җәмәгатьчелекне ишегалды киңлекләрен төзекләндерү буенча фикер алышуга җәлеп итәргә чакырды.

Татарстанда ишегалды киңлекләрен төзекләндерү һәм ремонтлау программасын әзерлиләр. Шул хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов программаны эшләү буенча барлык ведомстволарга һәм структураларга йөкләмә бирде.

Аның сүзләренчә, күп фатирлы торак йортларның ишегаллары - бу шулай ук иҗтимагый киңлекләр, аларга игътибар итәргә кирәк. Җәмәгатьчелекнең ремонт буенча фикер алышуда катнашуы мөһим, диде Татарстан Президенты. Мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча аның өстенлекләре билгеләнә.

Татарстанда шулай ук стационарларны — хастаханәләрне һәм дәвалау учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын башлап җибәрәчәкләр. Хәзер республикада поликлиникаларны ремонтлау программасы эшли.

 

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: