Әлмәт таңнары

Татарстанда илкүләм проект кысаларында 3 мең ясле урыны булдырылган

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру Республикада 3,1 меңнән артык яңа ясле урыны булдырырга ярдәм итте.

Бу хактаТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республикада 2018-2019 елларда бу милли проекты кысаларында 30 балалар бакчасы төзелгән,

Бу исә  6,1 мең бала урын   белән тәэмин ителде дигән сүз. Шуларның   3,1 меңе – ясле төркемнәр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Лилия Галимова ассызыклаганча, Татарстан Президенты «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны, шул исәптән балалар бакчаларында һәм яследә яңа урыннар кертүне контрольдә тота.

РФ Президенты Владимир Путин да  ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясаган вакытта  төбәк җитәкчеләреннән ясле төркемнәрендә яңа урыннар кертүне тизләтүне сорады.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: