Әлмәт таңнары

Татарстанда флюорография үзәкләре авыл җирлегендә дә эшләячәк

Күчмә үзәкләрне республика туберкулезга каршы клиник диспансер өчен 59,4 млн сумга сатып алачак.

Татарстанда туберкулезга каршы республика клиник диспансеры өчен 6 күчмә флюорография үзәге 59,4 млн сумга сатып алыначак. Үзәкләрдә халыкка әлеге хезмәт күрсәтү бушлай булачак. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

"Үзәкләр шәһәрдә дә, авыл җирлегендә дә эшләячәк, ә халык өчен кабул итү бушлай булачак», — дип сөйләделәр Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансерында (РКПД).

Барлык күчмә җайланмалар да цифрлы аз дозалы флюорографлар, ике автоматлаштырылган эш урыны һәм "ГЛОНАСС / GPS” абонент терминалы белән җиһазландырылачак. Үзәк беренче чиратта туберкулезны иртә ачыклау өчен кулланылачак.

"Гадәттә, мондый күчмә җайланмага йөкләнеш 15 мең карау тәшкил итә", — диделәр диспансерда.

Бер күчмә флюорография үзәгенең бәясе 9,9 млн сум тәшкил итә. Үзәкләрне сатып алу федераль бюджеттан финансланачак.

“Товарны, дәүләт контракты төзелгәннән соң, йөз көн эчендә тәэмин итүче көче белән китерү гамәлгә ашырыла", — диелә документларда.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: