Әлмәт таңнары

Татарстанда эссе булачак

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә.

Бүген Татарстан территориясендә 31 градуска кадәр эссе булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада урыны белән, аеруча төньяк районнарда, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә.

Бу вакытта җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез республика буенча һава температурасы 26.. 31 градус булыр дип көтелә. 

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: