Әлмәт таңнары

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе кимегән

Быел республикада 10 064 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән.

6 ноябрьгә Татарстанда 10 064 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 208 кешегә кимрәк. Бу турыда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 процент тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 220 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил иткән. Бу атнада 487 татарстанлы эшсез дип танылган.

Яңа эшсезләрдән 461 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 32 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды, диелгән әлеге хәбәрдә. 

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: