Әлмәт таңнары

Татарстанда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе артты

Эшләмәүче кеше пенсиясе күпмегә артуын иминият пенсиясен 1,0705кә тапкырлап белә ала, диде Эдуард Вафин.

2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсиясе 7,05 процентка индексацияләнде. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Безнең республикада әлеге индексация 800 мең эшләмәүче пенсионерга кагылды. 2019 елда шулай ук пенсия коэффициенты бәясе индексациядән соң – 87,24 сум, ә фиксацияләнгән түләүнең күләме 5 мең 334,19 сум тәшкил итте», - дип искәртте Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, пенсиянең күләме һәркемнең индивидуаль төстә арта. Әгәр гражданин 2018 елда 15 мең сум пенсия алса, индексация күләме – 1 мең, 10 мең сум алган очракта 700 сум тирәсе тәшкил итәчәк.

«Эшләмәүче пенсионер пенсиясе күпмегә артуын иминият пенсиясен 1,0705кә тапкырлап белә ала. Өстәмә түләүләр һәм ташламалардан тыш, бары тик иминият пенсиясен һәм фиксацияләнгән түләүне генә тапкырларга кирәк», - дип сүзен йомгаклады Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе.
 

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: